Камада су коенучы 39 яшьлек хатын-кыз яр буенда сумкасын күзәтүсез калдыра.
Судан чыгуга үзенең әйберләреннән колак кагуын абайлап ала һәм полициягә хәбәр итә. Янәшәдә ял итүчеләр килеп җиткән полицейскийларга зыян күргән хатын-кызның әйберләре тирәсендә якындагы компаниядән бер ир чуалуын әйтәләр. Шулай итеп каракның - 49 яшьлек эшсез адәмнең эзенә төшәләр.
Аны тентегәндә кесәсендә 5000 сумлык акча табыла. Зыян күргән ханым аның үзенеке булуын таный. Эш шунда, ул бәхетле санлы кәгазь акчалар җыя икән.
Ә каракның элек тә караклык һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү өчен хөкем ителгәне булган икән.