Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан студентларның өлгерешен яңача бәяләргә, ягъни студентларга куелган билгеләрнең уртача арифметик билгесен исәпләп чыгарырга тәкъдим итә, ә ул бюджет исәбенә укучы студентларның уртача баллыннан ким булмаска тиеш. Уртача балл ай саен стипендиягә дәгъва итү өчен минималь бусага булып торачак. Әлеге башлангычның авторлары фикеренчә, имтиханда начар билге куелган очракта да, студент семестр дәвамында профильле фәннәр буенча яхшы укуы белән үзен аклый алачак. Искәртеп узабыз, 2013 елның октябреннән Россиядә академик стипендиянең минималь күләме аена 1340 сум тәшкил итә һәм аны тик "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә укучылар гына ала.
Әлмәттә өчле билгеләренә укучылар да стипендия ала башларга мөмкин
Хәзер "өчле"гә укучы студентлар да стипендия ала башларга мөмкин.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрне сессия нәтиҗәләренә карап кына түгел, ә семестр дәвамында өлгерешне дә исәпкә алып түләргә тәкъдим итте. Казан вузларында исә әлеге башлангычка төрлечә карыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа