Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җинаять кылулар кимегән

Башка тармаклар турында язганда "бәйрәмне күркәм күрсәткечләр белән, планны арттырып үтәп каршылыйлар"дигән сүзләр еш кулланыла. Эчке эшләр министрлыгы бүлекләрендә хезмәт куючыларның эшенә карата мондый сүзләр куллану бик үк дөрес булмаса да, җинаятьләрнең кимүе аларның фидакарьлеге турында сөйли.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ун аенда 1509 җинаять теркәлгән. Ул узган елның шул чорына карата 17,4 процентка кимрәк. Дөрес, кайбер төр җинаять кылулар буенча үсеш күзәтелә. Мәсәлән, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү (узган ел 23 очрак булган, быел 25 кә җиткән), фатир басулар (40 тан 55 кә), разбойларча һөҗүм ясау (11 дән 14 кә), ут төртү яки шартлату юлы белән милекне юк итү яки зыян китерү (4 тән 6 га) һәм башка төр җинаятьләр. Ә менә үтереш очраклары өчкә кимегән. Узган елның 10 аенда көчләүнең 147 очрагы теркәлгән булса, быел аны икегә калдыру мөмкин булган. Складлардан, кибет һәм башка шуның ише сәүдә нокталарыннан, бакча йортларыннан урлаулар шулай ук кимегән.

Җинаятьләрне ачуга килгәндә, ул тулаем алганда 68,8 % тәшкил итә. Әлеге сан республика буенча 48,1 %. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең дә Әлмәттә күбрәк ачылуын билгеләп үтәсе килә. Татарстан буенча ул 58,5 % булса, безнең җирлектә 75,8 % алып тора.

Быелның ун аенда тикшерү эшендә барлыгы 1812 җинаять булган. Ул да узган елның шушы чорына карата 15,4 процентка кимрәк. Шуның 989 ы тикшерелгән. Туктатылган җинаятьләр саны 23 % ка арта төшкән. Хәзерге вакытта производствода 374 җинаять буенча дело бар. Шуларның икесе үтерү, 102 се урлау, 10 ысы фатир басу, берсе көчләү һәм башка очраклар буенча.

Икътисад өлкәсендә ун ай эчендә 151 җинаять ачылган. Урындагы затларга карата 12, ришвәт алган өчен 2, кредит-банк өлкәсендә 44, 9 салым җинаятьләре теркәлгән. Ышанып тапшырылган милекне үзләштерү очраклары да күзәтелә.

Калабызда наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә каршы кискен көрәш дәвам итә. Быел гыйнвардан ноябрьгә кадәр наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 186 җинаять ачылуы, аның узган ел белән чагыштырганда 24,8 процентка артыграк булуы шул хакта сөйли. ИЦ мәгълүматлары буенча 3388 грамм наркотик матдә тартып алынган. Бу төр буенча җинаятьләрне тулаем ачу 93,2 % тәшкил итә.

Җәмәгать урыннарында 411 җинаять теркәлгән. Ул да 2011 елга караганда 11,4 % артыграк булган. Бу шулай ук бу төр җинаятьләрне профилактикалауга игътибар артуын аңлата.

Иң борчыганы балигъ булмаганнарның җинаять юлына басуы. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләрне тикшерү 26,8 процентка арткан. Яшүсмерләрне авыр җинаятьләрдә, урлашуларда да күрергә була. Барлыгы 209 балигъ булмаган үсмер, 117 имин булмаган гаилә, 32 балигъ булмаганнар төркеме исәпкә алынган.

Тагын да аянычлысы шул, инде сабак аласы, тәүбә итәсе урынга янәдән җинаять юлына басучылар да кабатланып тора. Быел элек хөкем ителгәннәр кылган җинаятьләр саны (тикшерелгәннәре) 2,7 процентка арткан.

Вак хулиганлык өчен 3785, кулланучылар базарында бозулар өчен 253 кеше җаваплылыкка тартылган. Җәмәгать тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылучылар саны шулай ук кимегән һәм 699 кеше тәшкил иткән.

Мәгълүматларга таянып Ирина АПАЧАЕВАа әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X