Әлмәтле газ белән ауланган.
Әлмәтнең Больничная урамындагы 6 нчы йортта бер хатын-кыз газ белән агуланган. Госпитализациядән ул баш тарткан.
Тикшерү вакытында йортта төтен чыгаргычта тарту көче булмавы һәм газ су җылыткычының үз белдеге белән тоташтырылуы ачыкланган. Газ колонкасы тулысынча сүндерелгән, ә торба эретеп ябыштырылган. Бәлки, үзен начар хис итүнең сәбәбе нәкъ менә шушы газ җиһазлары эшенә үз белдеге белән тыкшыну булгандыр, дип фаразлыйлар ТР торак инспециясе хезмәткәрләре.
- Газ белән тәэмин итүне идарә итүче компаниянең вентканалларын һәм төтен чыгару юлларын тикшергәннән соң торгызачаклар.