Әлмәттә Ленин-Радищев чатында светофорларны сүндерделәр
Җәмгыять

Әлмәттә Ленин-Радищев чатында светофорларны сүндерделәр

Анда электр җиһазларына планлы ремонт ясалачак.

  • Әлмәттә Ленин-Радищев урамнары чатында бүген иртән светофорларны сүндерәләр. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

08:30 - 10:30 сәгатьтә юл чатында светофорлар эшләмәячәк. Анда электр җиһазларына планлы ремонт ясалачак. Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне игътибарлырак булырга чакыралар.