Әлмәттә «Инклюзия ае» старт алды
Җәмгыять

Әлмәттә «Инклюзия ае» старт алды

Әлмәттә мөһим эшләр башкарыла.

Әлмәт беренче тапкыр «Җирле берләшмәләрдә инклюзия культурасын алга сөрү» проектына кушылды. Аны «Перспектива» РООИ (Мәскәү) методик ярдәме белән «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына Казан шәһәре мәгариф үзәге гамәлгә ашыра. Проектта Казан һәм Әлмәт районы мәгариф идарәләре, «ТИСБИ» идарә университеты катнаша.

Төп максат-үзенчәлекләре булган кешеләргә карата стереотиплы мөнәсәбәтне чын-чынлап үзгәртү һәм мәктәпләрдә һәр бала үзен кабул ителгән итеп хис итә торган инклюзив мохит булдыру.

Шәһәр системалы эшкә кушылачак, мәктәп укучылары өчен «игелек дәресләре», интерактив инклюзия көннәре, «барьерларсыз кино» фестивале фильмнарын күрсәтү һәм педагоглар өчен махсус тренинглар узачак. Барлык чараларны да инвалидлар алып барачак-алар 40тан артык дәрес үткәрәчәк.

  • Әлмәттә өч уку йорты сайланды, һәм бүгенге көндә 21нче мәктәптә ачылу-беренче адым.