Рейдлар 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы старт алды. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә тиеш, дип хәбәр итә республика дәүләт автоинспекциясе.
Быелның тугыз аенда республикада 358 авария булган, аларда балалар зыян күргән. 14 бала һәлак булган, 381е җәрәхәтләр алган. Яңа вакыйгаларга юл куймас өчен, 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр инспекторлар рейдлар оештырачак, ә мәктәпләрдә юлларда куркынычсызлык дәресләре узачак.
- Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәктәпләр һәм җәяүлеләр кичүләре янында үзләрен аеруча игътибар белән тотарга сорый. Ата-аналарга балаларына даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм бергәләп мәктәпкә һәм башка урыннарга кадәр куркынычсыз маршрутлар уйларга киңәш итәләр.