Әллә ниләр әйтердәй булам да... «Кеше ни әйтер» дип үскән буын начар идеме?
«Үзеңне яратырга кирәк», «Үзең өчен генә яшә!» Мондый ясалма сүзләрне һәм чакыруларны бүген һәр адымда — социаль челтәрләрдә дә, психологлар теленнән дә бик еш ишетергә туры килә.
Кызганычка каршы, бүгенге яшь әти-әниләр әнә шундый йогынты астында тәрбияләнгән буын инде. Гасырлар буе ата-бабаларыбыздан килгән парлы, гаиләле, бердәмлеккә нигезләнгән тәрбия юнәлешен без бүген бөтенләй башка якка борып җибәрдек. Кеше куян куа дип, без дә аурупача тәрбиягә иярергә тырышабыз. Янәсе, элеккеге «кеше ни әйтер», «кешедән оят булыр» дигән төшенчәләр белән бала үстерү дөрес түгел иде.
Юк, булмый ул, булмый кешегә ияреп күрәләтә сазлыкка батып! Безнең бит гасырлардан килгән үз тәрбия алымнарыбыз, үз менталитетыбыз бар. Миңа калса, әнә шул «үзеңне генә яратырга кирәк» дигән шигар астында без бүген җәмгыятебездә чираттагы эгоистлар буынын тәрбиялибез. Игътибар итсәк, без бит өч дистә ел эчендә ашыгыч карарлар кабул итеп, шактый ялгышлар, төзәтеп булмаслык хаталар эшләп ташладык. Тәрбия системасында да чит илләрнең ялтыравыклы калыпларына кызыгып, бөтенләй кирәкмәгән юнәлеш алдык. Бөтен нәрсә матдиятка, акчага корылды. Һәркем кинәт дөньяны онытып, үзе турында гына уйлап, үз тамагын һәм үз рәхәтен генә кайгыртып яши башлады.
Күптән түгел генә бер танышымның өендә булган хәлгә шаһит булдым. Сигез яшьлек уллары бүлмәдән чыгып: «Әни, миңа су бир әле», — дип кычкыра. Әнисе улыннан биш адымда гына утырган олы яшьтәге, аяклары сызлаган дәү әнисен күрсәтеп: «Улым, дәү әниеңнең дә сусаган чагыдыр, өстәлдән ике стакан су алып кил әле, берсен үзең эчәрсең, икенчесен аңа бирерсең», — диде. Бала борылды да: «Мин үзем генә эчәргә телим, ә дәү әни кирәк булса, үзе барып алсын», — дип җавап бирде. Малайга бу сүзләрне ата-анасы үзләре үк көн саен тукып тора иде бит: «Син иң мөһиме, үзеңне уйла!» Менә сезгә нәтиҗә... Кадерле курчак итеп үстергән балабыз иртәгә иң якын кешесенә дә бер йотым су сузарга авырсыначак.
Әмма кеше — җәмгыять җанлы зат. Үзең өчен генә яшәү — ул ахыр чиктә ялгызлыкка һәм рухи бушлыкка илтүче юл. Игелеклелек, олыларны хөрмәт итү, күрше хакын саклау, ярдәмгә мохтаҗларга кул сузу — безне гасырлар буе саклап калган кыйммәтләр нәкъ шулар бит. Бала иртәгә әти-әнисен, туганнарын, үз халкын яратырга өйрәнсен өчен, иң элек аның күңелендә башкаларны кайгырту хисе яшәргә тиеш. Үзен генә яратып үскән баладан иртәгә игелекле ир, шәфкатьле ана, үз илен яратучы ватанпәрвәр чыга алуы бик шөбһәле. Буш калган тәрбия кырын кабат милли кыйммәтләребез белән тутырырга вакыт җитмәдеме икән?
Әлбәттә, бу минем шәхси күзәтүләрем һәм күңел сызлануым гына. Бәлки, заманча психология чынлап та дөресрәктер һәм безгә чыннан да үзебезне генә кайгыртып яши башларга кирәктер? Бу очракта искелек калдыгы булып күренүдән дә курыкмыйм. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар? Без чынлап та яңа, бәхетле буын үстерәбезме, әллә үз кулларыбыз белән каты бәгырьле эгоистлар дөньясын корабызмы? Мөнбәр сезнеке, фикерләрегезне көтеп калабыз.
Рәфкать Шаһиев
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia