Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Ут белән шаярмыйк

Язгы чорны янгын сүндерүчеләр аеруча зур уяулык белән каршы алалар.

Халык гадәттәгечә ишегалларын, бакча-дачаларын, каралты-кураларын тәртипкә китерә башлый. Җыелган чүп-чарны чыгарып түксәләр ярый, ләкин күпчелеге «соңыннан түгәрбез әле» дип шунда өеп калдыра. Өелеп яткан коры үлән кояш астында кибә, шундук пыскып яна да башлый.

21 апрельдән 11 майга кадәр Әлмәт җирлегендә янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Күрсәтелгән чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыелачак. Урман янгыннары куркынычы янаган балалар лагерьларында, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә янмый торган махсус савытларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалануны тыячаклар. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территориясендә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга, шулай ук ачык ут һәм корылма эчендә һаваны җылыту хисабына биеклеккә күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләр җибәрергә ярамый.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, вазифаи затлар 50 мең сумга кадәр, юридик затлар 400 мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкин. Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган икән, бу очракта административ штраф күләме арта һәм алар гражданнар өчен 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен  60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Штрафлар саллы, шуңа күрә дә законсыз гамәлләр кылып, тормышыбызны тагын да катлауландырмыйк, таләпләрне төгәл үтик. Шулай булганда намусыбыз да чиста, күңелебез дә тыныч булыр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса