Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә йортсыз этләрне тотачаклар

Хуҗаларга хайваннарны караучысыз калдырмаска кушалар.

Әлмәттә 7 сентябрьдә йортсыз этләрне тотачак. Үзләре генә йөргән һәр хайван хуҗасыз дип таныла. Йортсыз хайваннарны тоту мәсьәләләре буенча әлмәтлеләргә 8 (8553) 31-28-47 телефоны аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

«Караучысыз хайванны тоту өчен гаризада гариза бирүче турында мәгълүмат, хайванның яшәү урыны, аның тасвирламасы һәм билгеләре булырга тиеш, алар тоту хезмәтенә конкрет этне төгәл билгеләргә ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса