4 ноябрьгә һава торышы
Һава торышы

4 ноябрьгә һава торышы

Бозлавык булу ихтималы зур.

4 ноябрьдә болытлы, төнлә аязучан болытлы. Явым-төшем яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыш юнәлешендә, 3-8 м/с, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с.

Һаваның минималь температурасы төнлә +4..-1˚, урыны белән көнчыгышта -5˚ кадәр. Көндез максималь температура +3..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.