Әлмәтлеләр халыклар бердәмлеге көнендә диспансеризация уза ала
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр халыклар бердәмлеге көнендә диспансеризация уза ала

Үзең белән паспорт һәм ОМС полисы алырга кирәк.

Әлмәттә 4 ноябрьдә халыклар бердәмлеге көне уңаеннан диспансеризация үткәрелә. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Шәһәрнең медицина учреждениеләре халыкны тикшерү өчен ишекләрен ачачак. Диспансерлаштыруны 1 нче, 2 нче һәм 3 нче поликлиникаларда узарга мөмкин булачак. Кабул итү 8:00 дән 13:00 сәгатьләрдә алып барыла.

Диспансеризация кысаларында хроник йогышлы булмаган авыруларны — шул исәптән йөрәк проблемаларын, онкологик һәм эндокрин авыруларны вакытында ачыклау өчен комплекслы тикшеренүләр үткәрелә. Пациентлар шулай ук флюорография һәм маммография ясый ала.

  • Диспансеризацияне шәһәр медицина учреждениеләренә беркетелгән 18 яшьтән өлкәнрәкләр уза ала.