Федоровлар гаиләсе ишәйде.
Әлмәттә бала тудыру йортыннан унөченче баласын тапкан әнине чыгардылар. Бу хакта Әлмәтнең күп профильле матбугат хезмәте хәбәр итте. Тантаналы чара 31 октябрьдә перинаталь үзәктә узды. Котлауларны Әлмәт районыннан Ирина Федорова кабул итте — ул унөченче тапкыр әни булды. Бәләкәй Кристина 23 октябрьдә дөньяга килгән һәм хәзер Федоровлар гаиләсендә 13 бала: 7 ул һәм 6 кыз үсә.
Иринага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр әйтелде. Үзәкнең күп кенә хезмәткәрләре өчен Федоровлар гаиләсе инде туганнар диярлек. 13 баланың 10 сы нәкъ менә шушы перинаталь үзәктә дөньяга килгән.
Күп балалы ана үзе табибларга рәхмәт белдерде һәм үзенә яңа үзәк ошавын билгеләп үтте — ул чиста, уңайлы, ә күп кенә хезмәткәрләрне ул инде белә.
Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе матбугат хезмәте