Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшь әлмәтлеләр ел башыннан бирле балалар өчен ышаныч телефонына 1600 тапкыр шалтыраткан

Узган ел шул ук вакыт эчендә мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр кимрәк булган.

Әлмәттә «Балалар ышаныч телефоны»на мөрәҗәгатьләр саны ике тапкырга арткан. Ел башыннан операторлар 1600 гә якын шалтырату кабул иткән, узган елның шул ук чорында 838 булган.

«Ышаныч телефоны» на шалтыратучылар, исемнәрен атамыйча, гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләр, балаларны борчыган мәсьәләләр турында сөйлиләр. Эльвира Чирикова күптән түгел булган хәлләрне  искә ала – җиде яшьлек кыз песи баласын югалтуын күз яшьләре белән сөйли.

"Балаларның ышаныч дәрәҗәсе артты. Ата-аналарның күпчелеге хәзер психологик ярдәмне башкача кабул итүе дә сөендерә", – ди "Нур" балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге мөдире Эльвира Чирикова.

Хезмәткәрләр балаларны үз эшләре белән таныштырырга тели. Бу үзенчәлекле юнәлеш, бәлки, балаларның кайберләре тормышларын психология белән бәйләргә карар итәр, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса