Әлмәттә 2021 елда беренче малай һәм кыз игезәкләр туды
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 2021 елда беренче малай һәм кыз игезәкләр туды

Әлмәтнең ЗАГС идарәсе белгечләре бу елның беренче малай һәм кыз игезәкләр тууын теркәде.

7 гыйнвар көнне Шрамко гаиләсендә берьюлы малай һәм кыз дөньяга килде.

Нарасыйларга Даниил һәм Эмили дигән матур исемнәр кушканнар.

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм сабыйларның беренче документын тапшырды.