Роспотребнадзор Казанның «Черное озеро» паркындагы «Сыроварня» ресторанында тупас санитария бозуларын ачыклады. Нәтиҗәдә, суд карары белән әлеге общепит объектының эшчәнлеге 60 тәүлеккә туктатылды.
Роспотребнадзор белгечләре Казанның «Черное озеро» паркында урнашкан «Сыроварня» ресторанында тикшерү уздырган. Тикшерү нәтиҗәләре күңелсез булган: җитештерү биналарында бөҗәкләр күренгән, ә дезинфекцияләү чаралары белән дымлы җыештыру бөтенләй оештырылмаган. Ашханә җиһазларында да тәртипсезлек: өстәлләр махсус тамгаланмаган, ә чи ризыклар һәм әзер продуктлар өчен такталар бергә сакланган.
Моннан тыш, тикшерүчеләр вакыты үткән һәм тиешле мәгълүматларсыз (маркировкасыз) азык-төлек тапкан. Иң куркынычы — әзер ризыкларда һәм өстәл артындагы чүпрәк-юынгычларда эчәклек таячыгы бактерияләре ачыкланган.
Әлеге тупас бозулар өчен суд ресторан эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктату турында карар чыгарган. Ресторанга керү юлы мөһерләнгән, ә хәзерге вакытта суд приставлары тыюның ничек үтәлешен күзәтеп торалар, дип хәбәр итә "Татар-информ".