Әлмәттә Бигәш урамы бер тәүлеккә ябылачак
Җәмгыять

Әлмәттә Бигәш урамы бер тәүлеккә ябылачак

Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итәләр.

Әлмәттә 22-23 август көннәрендә Бигәш урамында хәрәкәт тулысынча ябылачак. Чикләү Радищев урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәр участокта яңгыр канализациясе төзелеше аркасында кертелә. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә маршрутларны алдан планлаштырырга һәм  урында урнаштырылачак вакытлы билгеләр таләпләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр.