Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Эшләр нәтиҗәлелеге белән куандыра

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа үзгәрешләрнең тормышка ашырылу рәвеше, проблемаларны чишү юллары, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә түләүләр һәрдаим Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең контролендә булды.

Ә инде йортлар буенча җаваплылар белән берлектә очрашып, үзара фикер алышу, башкарылган эшләргә йомгак ясау соңгы елларда гомумән матур традициягә әверелде дияргә дә була. Узган атнада булып үткән шушындый очрашуда Әлмәт муниципаль районы һәм башкарма комитеты җитәкчелеге, Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы Д.Ф.Гарипов катнаштылар.
Җыелыш Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, җитештерелгән продукция күләме һәм башка төр күрсәткечләрне бәян итү белән башланып китте. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгәндә, "Татнефть" ААҖ инвестицияләре ярдәме белән Әлмәт җылылык челтәрләрен заманча үстерүгә, шул рәвешле тарифларны бәйдән ычкындыруга юл куймауда киңкүләмле эш алып барыла. Беренче бистә микрорайонын ябык җылыту системасына күчерү кебек әһәмиятле чарага да, ниһаять, нокта куелган. Газ пешкәкле корылма нигезендә өч мини-ТЭЦ төзелешенә дә старт бирелгән. Бу инде үз чиратында экономияләүне күздә тотучы сакчыл производствоны тормышка ашыруның бик тә әһәмиятле бер баскычы булып тора. Нефтьчеләрнең ярдәме белән халыкны эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү кебек әһәмиятле чараның нәтиҗәсе күз алдында.
Капиталь ремонт программасы буенча күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү эшләре шулай ук куандыра. Әлмәт җирлегендә бу уңайдан башкарыл- ган эшләрдән ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та үзенең канәгать булуын белдергән. Программа нигезендә быел 39 торак йортка ремонт ясалган булса, киләсе елда тагын 24 торак йортта төзекләндерү эшләре җәелдереләчәк. ТОСМСлар һәм аларның баш предприятие-ләре тарафыннан ишегалларын төзекләндерү уңышлы гына тормышка ашырылып килә. 2010 елда шушындый күркәм чаралар өчен Әлмәт районы республиканың иң төзек шәһәре исеменә дә лаек булды. Әлбәттә, алда әйтеп кителгән нәтиҗәле эшләрдә йортлар буенча җаваплыларның да өлеше зур. Аларның тырышлыгын идарәче компанияләр һәм участок инспекторлары да билгеләп уза. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюда, йортларны чисталыкта тотуда һәм җәмәгать тәртибен саклауда булсынмы - алар һәрвакыт иң алгы позицияләрдә. Район җитәкчелеге тарафыннан да аларның хезмәте югары бәяләнде, ихластан рәхмәт сүзләре җиткерелде, фидакарьләргә бүләкләр тапшы- рылды. Җыелыш дәвамында коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкче-ләре чыгыш ясадылар. Д.Ф.Гарипов исә үзенең чыгышында участок инспек- торларының йортлар буенча җаваплылар белән тыгыз элемтәдә эшләвенә тагын бер кат басым ясады һәм рәхмәтен җиткерде.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса