Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә кайбер идарәче компанияләр җылылык сезонына әзер түгел

Торак-коммуналь хуҗалыкта җылыту сезоны бара, ләкин кайбер идарәче компанияләр аңа әзерлексез кергән.

 

Торак инспекциясе халык гозерләрен искә алып, күпфатирлы торак йортларда тикшерү уздырды һәм аерым коммунальчыларның чыннан да  җылыту чорына әзерлеккә формаль карауларын ачыклады. Әзерлек паспортлары булуга да карамастан  мондый күңелсез хәлләргә юлыгу башка сыймый. Шушы көннәрдә Геофизическая урамындагы 13 нче йортта яшәүчеләрнең шикаяте нигезендә инспек-торлар планнан тыш тикшерү уздырдылар.  Тикшерү барышында әлеге йортның подвалында канализация торбалары агуы, бөҗәкләр, чүп-чар һәм пычрак тулган-лыгы, кайнар су һәм җылыту системалары җылылык изоля-цияләренең төзексезлеге, салкын су торбаларының тутыкканлыгы, йортка керә торган ишекнең ватык булуы ачыкланган. Моннан тыш  стеналарда һәм түшәмдә штукатурка кубып төшкән, бишенче кат тәрәзәсендә пыялалар юк, баскыч мәйдан-чыкларындагы стеналардан буяу һәм су аккан эзләр – санап китсәң, очына чыгарлык түгел. Нәтиҗәдә Геофизическая уамындагы 13 нче йортны тиешенчә карап тотмаган өчен «ЖЭУ-11» җәмгыятен 125 мең сум штрафка тартканнар. 

Төптән уйлап, фикерләп карасаң,  җылылык җибәрүгә әзерлек эшләрен финанслау милекчеләр хисабына башка-рыла. Түләү документында «гомуми милекне карап тоту» графасы бар, нәкъ менә анда сафтан чыгарга мөмкин булган бар нәрсәне ремонтлауга чыгымнар язылган да инде. Әгәр кыш уртасында җылыту системасы сафтан чыкса, түбәдән су ага башласа, подвалны су басса, нәрсә булачак? Салкыннарда боларның барысын да ремонтлау бик кыен бит, шуңа күрә эшләрне язга кадәр кичектерергә мөмкиннәр. Әлеге вакыт эчендә халыкка уңайсызлыклар кичерергә туры киләчәк. Бу турыда идарәче оешма оныткан, күрәмсең. Халыкка тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтмәгән идарәче компанияләргә үз эшләрен баштан аяк тикшереп чыгарга туры килер, мөгаен – шунсыз әлеге өлкәдә тәртип булмастыр кебек.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса