Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт районында җылыту сезоны башланды

Өстәмә мәгълүмат алу өчен идарәче компаниягезгә яисә «Ачык Әлмәт» телефоны буенча мөрәҗәгать итегез: 8(8553)26-06-00.

Әлмәт районында җылыту сезоны башланды

Әлмәт районында рәсми рәвештә җылыту сезоны башланды.  Социаль объектларга — балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, фельдшер-акушерлык пунктларына җылылык бирү турында карар кабул ителде.

Социаль объектларда җылылык җибәрү турында «Светсервис» МУП директоры Җәүдәт Сөләйманов сөйләде. Предприятие балансында 166 котельный һәм 210 социаль инфраструктура объекты бар. Беренче чиратта балалар бакчаларын, хастаханәләрне һәм мәктәпләрне тоташтыралар. 24 сентябрьдә көн дәвамында барлык 42 балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итү планлаштырыла. 
Җылылык җибәргәндә өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен авария бригадалары оештырылган. Ике дежур төркем шәһәрнең энергорайоннарына беркетелгән һәм көтелмәгән хәлләр очрагында оператив рәвештә китәргә әзер.

Җәүдәт Сөләйманов республика һәм район җитәкчелегенең котельныйларны модернизацияләүдә ярдәм итүен аерым билгеләп үтте. Агымдагы елда Мәмәт төп мәктәбенең котельнаясы капиталь яңартылган: казаннар, насослар, торбаүткәргечләр, төтен торбасы, шулай ук электр белән тәэмин итү һәм автоматика системалары алыштырылган.

Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларда үзәктән җылыту 5 көн давамында  көнлек уртача температура +8°С һәм аннан да түбәнрәк булганда башкарыла. Өстәмә мәгълүмат алу өчен идарәче компаниягезгә яисә «Ачык Әлмәт» телефоны буенча мөрәҗәгать итегез: 8(8553)26-06-00.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса