Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Канализацияне чүпләүче әлмәтлеләрне махсус тозаклар ярдәмендә ачыклыйлар

2025 ел башыннан «Әлмәт-Водоканал» канализация бүлеге бригадалары шәһәр суүткәргеч челтәрләрендәге 1,5 меңнән артык чүп-чарны бетергән.

«Әлмәт-Водоканал»  күпфатирлы йортларның канализация челтәре чыгу урынында көнкүреш чүп-чарларын тоткарлау өчен «тозаклар» урнаштырды. 2025 ел башыннан «Әлмәт-Водоканал» канализация бүлеге бригадалары шәһәр суүткәргеч челтәрләрендәге 1,5 меңнән артык чүп-чарны бетергән.

Күпчелек очракта чүпләнүнең сәбәбе булып халыкның канализациядән файдалануның элементар кагыйдәләрен үтәмәве тора. Канализацион «тозак» формасы буенча  тырманы хәтерләтә. Тешләрне кисәләр һәм эре чүп — чарны, шәхси гигиена чараларын, чүпрәкләрне эләктерәләр. 

Беренче өч «тозак»ны Тынычлык урамы, 13 адресы буенча урнаштырдылар. Икенче көнне җыелган чүп-чарны анализлау һәм канализация системасына кайсы подъездлардан иң күп чүп эләгүен ачыклау өчен аларны сүтәчәкләр.

Киләчәктә мондый конструкцияләрне башка адреслар буенча да урнаштыру планлаштырыла. Аларны урнаштыру өчен урыннар сайлаганда  канализация чүплегенә заявкаларның кайсы йортлардан ешрак килүен анализлаганнар.

«Әлмәт-Водоканал»  хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, «тозаклар» урнаштыру — профилактик чара гына түгел, ә канализацияне саксыз файдалануның нәтиҗәләрен халыкка күрсәтү ысулы да.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса