Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә суүткәргечтәге өзеклекне сәгать ярым эчендә бетерделәр

Әлмәттә 25 июль иртәсендә Төзүчеләр проспекты, 39 адресы буенча магистраль суүткәргечтә 500 мм диаметрлы авария булды.

Коммуналь аварияне сәгать ярым эчендә төзәтеп булды. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал»ның баш инженеры Руслан Паймухин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, су белән тәэмин итүне торгызганнар. Ресурсны объектларга тапшырганнар.

Моннан тыш, Луговой урамындагы суүткәргечтә авария булган. Анда янгын гидранты өзелгән. Белгечләр бригадасы шулай ук гидрант алмаштыру һәм су белән тәэмин итүне торгызу белән шөгыльләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса