Әлмәттә электроника җыю планлаштырылган
Җәмгыять

Әлмәттә электроника җыю планлаштырылган

Әлмәтлеләрнең кулланылмаган техникаларыннан арыну мөмкинлеге бар.

Аны ноябрьдә үткәрәчәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР экология министрлыгында.

Утильләштерүгә компьютер һәм офис техникасы; көнкүреш техникасы, шул исәптән кер юу машинкалары һәм суыткычлар; электр инструментлары; фәнни һәм медицина техникасын;
 телефоннар һәм шәхси гаджетлар; электрон һәм электр уенчыклары; тапшырыла торган техника күләменең 10% тан артмаган картриджларны алачаклар.

Катнашу өчен заявка бирергә һәм табигатьтән файдалану фондының рәсми сайтында «Катнашучыны теркәү» формасын тутырырга кирәк.