Татар-информ
Татарстанда тәэмин итүчеләр көннәре: эре компанияләр белән 6,5 млрд сумлык килешүләр төзелгән
Өч ел эчендә Татарстанда узган тәэмин итүчеләр көннәрендә 3,5 меңнән артык эшмәкәр катнашып, нәтиҗәдә 600дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле эре заказчылар белән 6,5 млрд сумлык килешүгә иреште. Соңгы очрашу 2 апрельдә Казанда «Энергопром» форумы кысаларында энергетика тармагына багышланып узды.
Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә республикада тәэмин итүчеләр көннәре даими рәвештә оештырыла. Чараның төп максаты – төбәкнең кече һәм урта бизнесын илнең алдынгы сәнәгать гигантлары белән бәйләүгә булышу. Өч еллык мониторинг күрсәткәнчә, мондый мәйданчыкларда 28 зур заказчы һәм 3,5 меңнән артык эшмәкәр катнашкан. Алар арасында «Транснефть», «СИБУР», «Автоваз» һәм башка федераль дәрәҗәдәге компанияләр дә бар. Очрашулар нәтиҗәсендә 600дән артык субъект эре структуралар белән гомуми күләме 6,5 млрд сумга тиң контрактлар имзалаган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса