Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган татарстанлының якын туганнарына компенсация түләнәчәк
Казанның Мәскәү район суды Татарстан прокуратурасының пенсионер һәм инвалид бала мәнфәгатьләрендә бирелгән мораль зыянны компенсацияләү турындагы дәгъвасын карады һәм канәгатьләндерде. Бу хакта республиканың күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз 2019 елның 29 декабрендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган җәяүленең туганнары турында бара. Ир-ат Казанның Тэцевская урамында Chevrolet Cruze автомобиле тәгәрмәчләре астына эләгә һәм алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Республика прокуратурасы органнары автомобиль йөртүчегә карата җинаять эше кузгатудан баш тартты, чөнки аның гамәлләрендә җинаять составы юк. Экспертлар бәяләмәсе нигезендә, ир-ат техник яктан җәяүлене бәрдерүне булдырмый кала алмаган, ул машина юлын кисеп чыккан вакытта ашыгыч тормоз кулланган.
Шул ук вакытта тикшерү органы кабул иткән процессуаль карар, закон буенча, җавап бирүчене югары куркыныч чыганагы хуҗасы буларак һәлак булучының якын туганнарына мораль зыян компенсациясеннән азат итми.
Суд карары буенча машина йөртүчедән һәлак булучының якын туганнары файдасына мораль зыян компенсациясе алыначак-550 мең сум, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia