Татарстанда пар тояклы хайваннарны кертүне өлешчә тыйдылар
Хайваннарның аеруча куркыныч авыруларына юл куймас өчен пар тояклыларны кертү тыелды.
Татарстанда нәселле хайваннардан кала барлык төр пар тояклы хайваннарны кертүне тыйдылар. Ул махсус боерыкка кадәр гамәлдә булачак. ТР территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч авыруларына юл куймау буенча республика штабы утырышында тиешле йөкләмәне аның рәисе — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бирде, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Татар-информ
Гарипов сүзләренчә, чаралар Россиядә эпизоотик вәзгыятьнең начараюы белән бәйле. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларны терлекләрне тотуның ветеринария-санитария нормаларын үтәргә өндәде. Алардан терлекләрне ябык тотуны тәэмин итүне, транспортны дезинфекцияләүне, санитария постлары эшен оештыруны һәм комплекслар территориясендә кешеләрнең йөрүен контрольдә тотуны таләп итәләр.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекләрне вакытлыча тоту (карантинлаштыру) өчен терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта урын оештырырга кирәк», — дип ассызыклады Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia