Татарстанда иң өлкән әнигә 57 яшь
Татарстанда гаиләләр өчен 65 социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары һәм хастаханәләр төзү. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Загс идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казандагы коллегиянең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Республикада 59 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Аларның кайберләрендә унынчы, унберенче һәм хәтта ундүртенче балалар туа. Ана булуның актив яше – 25-29 яшь, ә ата булуның-30-34 яшь. Төбәктә иң өлкән әни 57 яшьлек хатын-кыз булган, ә иң өлкән әти – 64 яшьлек ир-ат.
Статистика күрсәткәнчә, яңа туган балаларның 51% малайлар тәшкил итә. Иң зур яңа туган бала 5,8 кг авырлыкта булган, ә узган ел 298 игезәк теркәлгән. Шулай ук 32% бала туу бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia