Наилә Зиннәтуллина Тимур Нагумановка кияүгә чыкты
“Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Россия Федерациясе сенаторы Тимур Нагумановка кияүгә чыкканлыгын раслады.
Наилә Зиннәтуллина (хәзер Нагуманова) турында “Татар-информ” хәбәр итә. Ул 2025 елда Татарстаннан сенатор итеп сайланган Тимур Нагумановка кияүгә чыкканын һәм шуңа күрә фамилиясен алыштырганын белдерде.
Моңа кадәр фонд чыгарган пресс-релизда да директорның яңа фамилиясе күрсәтелгән иде. “Әйе, котларга мөмкин”, – дип җавап бирде Наилә Нагуманова, агентлык хәбәрчесенең котлау соравына.
Фонд җитәкчесе әйтүенчә, алар быел язылышкан. Наилә Нагуманова 33 яшьтә. 2022 елдан бирле “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фондын җитәкли. Эшчәнлеген монда проект менеджеры һәм архитектура департаменты җитәкчесе буларак башлаган.
Тимур Нагуманов 42 яшьтә. Ул 2025 елның сентябреннән Россия Федерациясе сенаторы вазифасын били. Моңа кадәр Тимур Нагуманов Чүпрәле һәм Әлмәт районнары башлыгы, республика бизнес-омбудсмены, шулай ук Татарстан Рәисе ярдәмчесе булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia