ТР экология министрлыгы башлыгы Казанның төньяк өлешендә һаваның пычрану сәбәбен атады
Җирле халык күптән начар истән зарлана иде.
Масштаблы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, халыкның Казанның төньяк өлешендә һава сыйфатына карата еш шикаятьләренең сәбәбе Химическая урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны булган. Бу хакта Татарстан экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, проблеманың чыганакларын ачыклау өчен ике бәйсез комплекслы тикшеренү үткәрелгән. Беренчесен Роспотребнадзор медицина-профилактика технологияләренең федераль фәнни үзәге белән берлектә башкарды, икенчесен — МДУ җитәкчелегендәге Россиянең әйдәп баручы фәнни оешмалары.
Галимнәр ямьсез исләрнең чыганакларын өйрәнеп кенә калмадылар, атмосфераны пычратучы матдәләрне дә төгәл билгеләделәр. Эш нәтиҗәләре буенча, Җиһаншин билгеләп үткәнчә, экспертлар пычрануны киметү буенча комплекслы чаралар тәкъдим иткәннәр. Алар арасында иң мөһиме-яңа методлар эшләү зарурлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia