Татарстанда салкыннар көтелә
Татарстанга салкын һава торышы килә.
Татарстанда 16 гыйнварда төнлә һәм иртән көчле салкыннар фаразлана, температура -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә мондый көннәрдә янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип хәбәр иттеләр. Республика халкына төп куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр: төзек булмаган мичләрне кулланмаска, кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска һәм эшли торган приборларны караусыз калдырмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia