Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 15 меңгә якын күпфатирлы йортта МАХта йорт чатлары эшли

Республиканың 18 200 күпфатирлы йортының 15 меңе тирәсендә «Махта йорт» чатлары аркылы торак инспекциясе һәм идарәче компанияләр халык белән турыдан-туры бәйләнеш тота.

Татарстанда 18 200 күпфатирлы йортның 15 меңенә якынында «Махта йорт» исемле махсус чатлар эшләп килә. Бу чатларның хуҗасы – Татарстан Республикасы торак инспекциясе, ә администраторлары – йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар рәисләре була.

Жилинспекция вәкилләре мәгълүматы буенча, чатка керү өчен сылтама «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына һәм ТКХ ГИС федераль платформасына автоматик рәвештә җибәрелә. Бу сылтама даими булып кала һәм йортның идарәсе алышынса да үзгәрми.

Шулай ук йорт халкына мөһим хәбәрләрне «Госуслуги Дом» чат-боты аша җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса