Казан Игенчеләр сараен яңартылган мең сумлык банкнотада сурәтләгәннәр
Казан Игенчеләр сарае яңартылган мең сумлык банкнотада күрергә мөмкин.
Казан Игенчеләр сарае 1 000 сум номиналлы яңартылган купюрада пәйда булды. Бүген Россия Үзәк банкы әйләнешкә яңа дизайнлы банкнотлар кертте.
Купюра Идел буе төбәкләренә багышланган. Уң якта Түбән Новгород Кремленең Николаев манарасы, арткы ягында Саратов автомобиль күпере, «Метеор» судносы һәм Казан Игенчеләр сарае сурәтләнгән.
Символларны халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайладылар. Җиңүче булып теплоход танылды, Татарстаннан истәлекле урын икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia