Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан халкын террористлардан сак булырга өндиләр

Террактлар һәм диверстяләр кылу өчен вербоакалау очракларды арткан.

Чит ил махсус хезмәтләре һәм мошенниклар Татарстан халкын, бигрәк тән яшүсмерләрне, алдап террор актларына тарта. Алар мессенджерлар аша элемтәгә чыгып, җиңел акча, хәтта "җаза булмаячак" дип вәгъдә итәләр.
 
Ничек эшлиләр?

· Яшүсмерләрне файдаланалар.
· Башта гади биремнәр бирәләр (фото, координатлар), аннан соң катлауландыралар.
· Акча яки янап-шантажлап җинаятькә этәрәләр.

Реаль мисаллар:

· 15 яшьле Түбән Камалы мобиль вышкага ут төрткән.
· 23 яшьле Юдино станциясендә локомотив яндырган.
· 17 яшьле Казанлы трансформатор подстанциясенә ут төрткән.
· Күпчелек эш "Телеграм" аша бара, акчага һәм җиңел генә бай булу вәгъдәсе белән.

Нәтиҗәсе авыр:

· Ут төртү - террор акты. Бу өчен 10-20 ел хөкем яный.
· Яшүсмерләр эшләгән очракта, ата-аналар да җавап бирә.
· Җәза яше 14 яшь.

Сак булыгыз! Читтән заданиеләр бирүләргә яки җиңел акча тәкъдимнәренә ышанмагыз. Шикле элемтәләр турында хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
 
 
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса