Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казан кешесе Лиса Долинаны алдаган өчен 7 ел катгый режимлы төрмәгә хөкем ителде

Аңа шулай ук 900 мең сум штраф салынган.

Россия җырчысы Лариса Долина эше фигурантларының берсе, казанлы Артур Каменецкий 7 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Шулай ук аңардан 900 мең сум күләмендә штраф түләтәчәкләр, ди.

Шундый ук хөкем карарын Йошкар-Олада яшәүче Дмитрий Леонтьев та алган, ләкин нюанс бар: «катгый» режим урынына ул «махсус» режим алачак, чөнки элегрәк аның талау һәм янап куркытып алу өчен хөкем ителгәне булган. Алдауда катнашкан башка мошенниклар гомуми режимлы колонияләрдә 4 елдан 7 елга кадәр, шулай ук 900 меңнән алып миллион сумга кадәр штрафлар ала.

Исегезгә төшерәбез, Лариса Долина, мошенниклар корбаны булып, очраклы рәвештә Мәскәүдә үзенең биш бүлмәле фатирын саткан. Җырчыга китерелгән гомуми зыян 180 миллион сумга бәяләнгән. Булган хәлне аңлап, ул судка мөрәҗәгать итә һәм фатирын кире кайтара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса