Казанда 2,5 меңгә якын кешенең даими яшәү урыны юк
Аларның сизелерлек өлеше (80%) – ир-атлар.
Казанда гына 2,5 меңнән артык йортсыз кеше теркәлгән. Бу мәгълүматлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышында бирелде. Утырыш йортсыз затларның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган иде.
Социаль терәк үзәге мәгълүматы буенча, шәһәрдәге йортсызларның 80% ы ир-атлар. Алар турындагы мәгълүматлар "ГЛОНАСС 112" системасы аша да, вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры да җиткерелә. Һәрбер очракка профильле органнар җәлеп ителә.
Шулай ук утырышта «эшче йортлар» эшчәнлегенә дә игътитар үтәлде. Был ел аларга прокуратура һәм Эчке эшләр органнары тикшерү үткәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia