Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанның Хезмәт министрлыгы 2026 ел өчен җитештерү календарен эшләде

Татарстан өчен 2026 елгы җитештерү календаре буенча, эшчеләрне 244 эш көне һәм 121 ял көне көтә.

Татарстан өчен 2026 елгы эш календаре әзер булды. Ул нигезендә, биш көнлек эш атнасы булганда, 244 эш көне һәм 121 ял көне булачак.

Җиде көн (19 март, 30 апрель, 8 май, 26 май, 11 июнь, 3 ноябрь, 5 ноябрь) берәр сәгатькә кыскарып эшләнәчәк.

Календарь федераль бәйрәмнәрне дә, республика бәйрәмнәрен дә үз эченә ала. Мәсәлән, Яңа ел, Раштуа, 9 Май, Татарстан Республикасы көне (30 август) һәм дини бәйрәмнәр: Ураза (20 март) һәм Корбан бәйрәме (27 май).

2026 елда төрле эш атналары буенча вакыт нормасы 1945 сәгатьтән 1164 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса