Казанда пилотсыз авиасистемалар өчен фәнни-җитештерү үзәге ачылачак
Татарстанда сәнәгать технопаркы төзү проекты хәзерге вакытта раслау алдыннан соңгы этапны уза – коррупциягә каршы экспертизасы үткәрелеп, Министрлар Кабинетына кертелә.
Казанда яңа технопарк төзеләчәк. Аны идарә итүче оешма итеп «Унипарк» ҖЧҖ билгеләнде. Проектны гамәлгә ашыруны республика икътисад министрлыгы контрольдә тотачак.
Шулай ук, Россия хөкүмәте «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты буенча төбәкләргә субсидия бирүне күздә тотучы карарны хуплаган иде. Бу программа буенча, Татарстанда пилотсыз очкыч системалары өлкәсендә сынаулар һәм фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру өчен 2 млрд сум акча бүленәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia