2025 елда Казан бюджетының ничә сумга арттырылганы билгеле булды
Казан бюджеты 52,4 млрд сум урынына 54,3 млрд сумны, ә чыгымнар буенча 61,2 млрд сум урынына 63,29 млрд сумны тәшкил итә.
Быел Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырылганлыгы билгеле булды. Бу хакта Казан Шәһәр думасының II сессия утырышында шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Казан бюджеты 52,4 млрд сум урынына 54,3 млрд сумны, ә чыгымнар буенча 61,2 млрд сум урынына 63,29 млрд сумны тәшкил итә.
Моннан тыш, бюджет дефициты 100 млн сумга арта һәм 8,9 млрд сум була. Бюджетның дефицитсыз планлаштырылганлыгы билгеле иде. Ул шәһәр бюджетының калган акчалары хисабына ябылырга мөмкин.
Муниципаль оешмаларга өстәмә 1 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 358,3 млн сум, суд карарларын башкаруга 312 млн, капиталь төзекләндерү һәм төзелешкә 121,1 млн сум акча бүленәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia