...
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында шулай ук авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә барлыгы 3,3 миллион сум һәм авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениеләренә барлыгы 7,6 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.
«Узган ел бездә 166 миллиард сумлык социаль, мәдәни һәм инженерлык инфраструктурасының барлык төр объектлары төзелгән – мондый хәлнең булганы юк иде. Бу – илкүләм проектлар да, безнең республика проектлары да», – дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 3 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-madani-ucrezdenielarne-yanartuga-370-mln-sum-yunalderela-5902363