Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан мәктәп урманчылыкларының V слеты узачак

27-29 июльдә Кукмарада Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының "Цифрлы урман" бишенче слеты узачак.

 Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк.

Слетта 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, барлыгы форум 200дән артык кешене җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар өчен урман тармагын санлы трансформацияләү буенча мавыктыргыч лекция узачак.

Икенче көнне,  Татарстан мәктәп урманчылыкларының V "Цифрлы урман" слетын, шулай ук "Яшь урманчылар" конкурсын ачу тантанасы булачак.

Соңгы көнне, 29 июльдә, нәтиҗәләр ясалачак һәм Татарстан мәктәп урманчылыкларының слеты җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса