Әлмәттә җиңел атлетика бәйрәме узды
Спорт

Әлмәттә җиңел атлетика бәйрәме узды

18 май көнне Әлмәттә традицион «Оранжевый забег» гомумшәһәр эстафетасы үтте.

Бу спорт чарасы елдан-ел күбрәк катнашучы җәлеп итә. Спорт сөюче әлмәтлеләр ярышларда бик теләп катнашалар.

Ярышлардан тыш, кунаклар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Ә ахырда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды һәм төп приз - ноутбук уйнатылды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте