Ярышларда төрле шәһәрләрдән 65 спортчы катнашты.
9-11 октябрь көннәрендә футбол буенча урта мәктәп спорт залында СССРның спорт мастеры Николай Федоров истәлегенә багышланган авыр атлетика буенча Әлмәт беренчелеге булып узды.
Тантаналы ачылышта катнашучыларны һәм кунакларны ТР авыр атлетика федерациясе президенты Айдар Саттаров, федерациянең генераль секретаре Олег Лаптев, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Муса Фәйзуллин, шулай ук спорт ветераннары сәламләде.
Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лаеш, Воткинск һәм Чайковск шәһәрләреннән 10-12 һәм 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. Барлыгы-65 спортчы! Яшь атлетлар ике дисциплинада көч сынаштылар.
Әлмәтлеләр ике беренче урынны, өч икенче урынны, дүрт өченче урынны яулады.