Әлмәттә велосипедта йөрү узачак
Әлмәтлеләрне велосипедта йөрергә чакыралар
Әлмәттә 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә шәһәр буенча 15 чакрым велосипедта йөрү уза.
Старт – «Юбилейный» яныннан башлана. Оештыручылар катнашучылардан үзләре белән төзек велосипед, шлем һәм су алуларын сорыйлар!
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.