Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт атларда көрәш буенча Татарстан чемпионатын кабул итте

Ярышларда Татарстан Республикасының 11 районыннан 55 тән артык кеше катнашты.

Әлмәт атларда көрәш буенча Татарстан  чемпионатын кабул итте

Әлмәтнең ат спорты мәйданында иң якты спорт вакыйгаларының берсе – атларда көрәш буенча Татарстан республикасы чемпионаты (аударыш) узды.

Ярышлар «Татнефть» компаниясенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Ярышларда Татарстан республикасының 11 районыннан 55 тән артык кеше катнашты.

Катнашучылар атта йөрү осталыгын гына түгел, ә ат спорты һәм милли билбау көрәше элементларын берләштергән бу традицион спорт төрендә чын көрәшченең көчен, чыдамлыгын һәм рухын да күрсәтәләр.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса