Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре уңышлары

Әлмәт көрәшчеләре Азнакайдан җиңү белән кайтты.

Азнакайда "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды. Турнирда 12 командадан 210 көрәшче бил алышты.

Ярышлар 2006-2007 елгы, 2008-2010 елгы, 2011 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында үткәрелде. 

Командалар арасында нәтиҗәләр : беренче урында Азнакай, 2 нче урында Әлмәт командасы, 3 нче урында Актаныш командасы. 

Шулай ук ноябрь аенда Яр Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына милли көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия берләштерелгән ачык турнир узды. Аларда 60 спортчы катнашты. 

Ярышның нәтиҗәләре буенча Әлмәт көрәшчеләре - Рузиль Ганиев икенче урынга, Марат Кәримов өченче урынга лаек булдылар.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса