Бөтенроссия ярышларында Әлмәт боксчысы җиңү яулады
Аларда Мәскәү, Ростов һәм Владимир өлкәләреннән, Адыгея, Ингушетия, Дагестан республикаларыннан һәм башка регионнардан н иң яхшы спортчылар катнашты.
Узган атнада Ставрополь краенда бокс буенча бөтенроссия ярышлары узды. Якташыбыз 25 нче мәктәп укучысы Вячеслав Красильников үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды. Җиңү нәтиҗәсендә ул «Н.А.Никифоров-Денисов Кубогы» бокс буенча бөтенроссия ярышларында катнашу өчен лицензиягә лаек була. Вячеслав «Татнефть» спорт комплексында тренер Владимир Одушко җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа