Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көчләре - беләктә

Сочи шәһәрендә пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Европаның ачык финалы узды.

Әлмәт спортчыларына әлеге ярышларда тиң-нәр табылмады. «Татнефть» ААҖ хезмәткәре Александр Ильин М-4 ветераннары арасында беренче урынны яулады. 24 нче мәктәп укучысы Марат Галипов, мөмкинлекләре чикләнгән спортчы, следж-хоккей буенча команда тренеры Богдан Мохов шулай ук җиңү яуладылар.  Владимир Тихонов исә экскалибур күтәрүдә беренче булды.  М-4 ветераннары арасында ятып штанга күтәрү буенча «Мирас» спорт комплексы тренеры Ришат Фәттаховка тиңнәр табылмады. Ул  абсолют чемпион титулына лаек булды. Спортчыларыбыз катнашачак киләсе ярышлар - «Алтын юлбарыс» ачык дөнья чемпионаты кысаларында спортның көч төрләре фестивале узачак. Ул 21-23 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә үтәчәк.

Егетләребезне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алдагы  ярышларда да җиңүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса