Әлмәт спортчылары билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында призлы урыннар яуладылар
Ярышлар 17-18 яшьлек егетләр арасында узды.
Байлар Сабасында 17-18 яшьлек егетләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Әлмәт спортчылары призлы урыннар яулады. 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Чыңгыз Агаларов җиңде, шулай ук 110 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны Румиль Семкичев яулады.
Пляж көрәше буенча яңа дисциплинада 65 кг авырлыктагы ир-атлар арасында Дмитрий Гайниев дөнья чемпионы булды.
Фото: районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа