Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ТР кубогына йөзү ярышлары узды

Ярышларда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Минзәлә, Җәлил һәм Сарман районнарыннан 152 спортчы катнашты.

18-20 майда «Мирас» спорт комплексында Татарстан Республикасы Кубогы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды.


Кунакларны һәм катнашучыларны Әлмәт физик культура, спорт һәм туизм идарәсе башлыгы Бакалдин Д. В. һәм ТР Йөзү федерациясе вице-президенты Шәйхәттаров Р. А. сәламләде.

Ярышларда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Минзәлә, Җәлил һәм Сарман районнарыннан 152 спортчы катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең спортчыларның казанышлары тупланмасында 12 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль бар.


Әлмәт шәһәре ТР Кубогының команда зачетында 2 урынны алды.

 

Фото: Әлмәт физик культура, спорт һәм туизм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса