Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җанга - рәхәтлек, тәнгә сихәт өсти

Йөзү - сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен адаптив физик культураның иң нәтиҗәле коррекцион-савыктыру чараларыннан берсе.

Гөлнур Сөнгатова өч ел элек республика спорт-адаптация мәктәбенең Әлмәт филиалында «йөзү» юнәлеше буенча тренер булып китә.

«Татнефть» компа-ниясенең грант акчалары бәрабәренә хәзер мәктәптә сәла-мәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чик-ле кешеләр рәхәтләнеп йөзү белән шөгыльләнсен һәм ярышларда катнаша алсын өчен бөтен шартлар да тудырылган.

- Йөзү буенча күнегүләр организмны савыктырырга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системалары эшчәнлеген яхшырта, мускулларны, нерв һәм иммун системасын ныгыта, уңай эмоцияләр бирә, - дип аңлата адаптив физик культура буенча тренер Гөлнур Сөнгатова. - Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр йөзү белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә мөс-тәкыйль тормышка яхшырак яраклашалар, аларда психофизик үсеш коррекциясе тизрәк бара. Физик күнегүләр аларның уңышлы социаль адаптациясе һәм җәмгыятькә ярак-лашуы өчен мөһим этәргеч булып тора.

Бүгенге көндә Әлмәтнең спорт-адаптация мәктәбендә 20 кеше, шул исәптән аутизм, Даун синдромы, ДЦП диагнозы куелган балалар, шулай ук имгәнүләр нәтиҗәсендә инвалид калганнар шөгыльләнә. Аларның күбесе - гомуми белем бирү коррекция мәктәбен тәмамлаган һәм өйдә утырган кешеләр.

Тренировкалар «Мирас» спорт комплексында һәм «Стиль жизни» фитнес-үзәгендә уза. Күнегүләр процессына бик тиз җайлашулары аркасында йөзү белән шөгыльләнүчеләр арасында Татарстан чемпионнары гына түгел, Россия спорт мастерлыгына кандидатлар да бар.

Узган кыш алар өчен аеруча күп бү-ләкләр алып килде. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм беренчелегендә безнекеләр төрле дәрәҗәдәге 15 медаль яуладылар. Октябрьский шәһәренең бишенче Ачык кубогында ЛИН-спортчылар (интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр) арасында Аделина Хәлилова, Юлия һәм Валерия Никитиналар 3 медаль алдылар.

Шулай ук мәктәптә тәрбияләнүчеләр Казанда узган Россия Махсус олимпиадасында катнаштылар - бу интеллект үсеше ягыннан үзенчәлекләре булган спортчылар өчен зур колачлы ярышлар, анда Россиянең 59 төбәгеннән 1500 спортчы катнашты.

- «Татнефть» безгә бик нык ярдәм итте. Кирәкле инвентарь сатып алдылар, җыеннар һәм ярышларга баруны оештырдылар. Моның өчен Компаниягә зур рәхмәт, - ди Гөлнур Сөнгатова.

Спорт-адаптация мәк-тәбенә йөрүчеләр йөзү белән генә шөгыльләнеп калмыйлар. Алар тау чаңгысы спорты һәм бию кебек дисциплиналар буенча да призлы урыннар яулыйлар.

Алда әле аларны бик күп ярышлар һәм зурдан-зур җиңүләр көтә. Уңышлар юлдаш булсын!

Розалия Галиуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса